ЯҢАЛЫКЛАР


21
август, 2015 ел
җомга
18 августта шәһәр мәдәният йортында “Татарстан дәүләтчелегенә 25 ел” һәм Татарстан автономияле Советлар Союзы республикасы барлыкка килүенә 95 ел” га багышланган истәлек билгеләре бәйгесенә йомгак ясалды.
Зәй рәссамы Виктор Хрулев эшләре: “Болгарда җилләр” һәм “Истәлекле билге” региональ ара күргәзмәсенә тәкъдим ителде. Әлеге күргәзмә ТАССР ның 95 һәм Татарстанның дәүләтчелегенә 25 еллык истәлекле даталарга багышлана һәм Казанда шәһәрендә үтә.
19 августта шәһәр мәдәният йортында яшьүсмерләр өчен “Әтиләр һәм бабайлар эшен дәвам итик!” дигән темага тематик кичә үткәрелде. Әлеге кичә Зәй районында Хезмәт Кешесе Елына багышланды.

20
август, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Александровская Слобода авылында инде җиденче тапкыр Алма Спасы бәйрәме үтте. Традиция буенча бәйрәмне башлап җибәргәндә алма һәм башка төрле ризыкны чиркәүдә багышлыйлар, ә бәйрәм башлангач аны ашарга рөхсәт ителә. Әлбәттә бәйрәмнең яме һәм тәме алма һәм алмадан ясалган ризыклар иде.
Бүген Зәйдә тагын бер спорт мәйданчыгы ачылды. Ул – “Энергия” стадионы биләмәсендәге мини-футбол кыры. Әлеге объект – бөтен уңайлыклары булган, заманча эшләнгән унынчы спорт мәйданчыгы. Аны ачу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе Разиф Кәримов, спорт җәмәгатьчелеге, физик культура һәм спорт ветераннары, яшьләр катнашты.
Районыбыз басуларында кыр эшләре туктап тормый. Механизаторлар кызу темп белән чөгендер алуны дәвам итәләр. Бүгенгесе көнгә чөгендер басуларында 11 комбайн эшли. Барлыгы 110 гектар татлы тамыр алынган, 3520 тонна чимал чыгарылган. Уртача уңыш бер гектардан 320 центнер тәшкил итә.
Сәвәләйдә урам бәйрәме үткәрү традициягә әйләнеп бара. Һәр гаиләдән урам барлыкка килгән шикелле, урамнардан авыл барлыкка килә. Урам бәйрәме бергә яшәгән авылдашларың белән күршеләр белән очрашу, гапләшеп алу, хәл-әхвәлләрне сорашу, яңа талантларны ачу.

19
август, 2015 ел
чәршәмбе
Шәһәребезнең хезмәт коллективларында 2015 елның беренче яртыеллыгында эшләнгән эшләр буенча отчет җыелышлары үтә. Җыелышларда хезмәт коллективы җитәкчеләренең отчеты һәм икенче яртыеллыкка планнар тыңланыла
21 августта, “Энергетик” мәдәният сарае мәйданында “Яшә Татарстан!” дип аталган бәйрәм кичәсе үткәреләчәк. Тантана Татарстан автономияле Советлар Союзы Республикасына 95 һәм Татарстанның яңа дәүләтчелегенә 25 яшь тулу уңаеннан үткәрелә.
Сармашбаш авылы мәдәният йортында Тукай районы сәнгать осталары концерты булып үтте. Тукай районы үзешчән сәнгатьтә катнашучыларының чыгышы безнең районыбызның 7 августта Боерган авылында куелган концертка җавап булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International