Россиянең дәүләт флагы көненә багышлана

2015 елның 22 августы, шимбә
Һәр елны Россия күләмендә үткәрелә торган олы бәйрәмнәрнең берсе Россиянең дәүләт флагы көне. Ул Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә 1994 елның 29 августыннан барлыкка килә.
21 август көнне шәһәр мәдәният йортында “Безнең Россия флагы”-дип аталган интелектуаль викторина үтте. Анда мәдәният йорты хезмәткәрләре килүчеләрне Россия флагының барлыкка килү тарихын сөйләделәр, патриотик җырлар һәм шигырьләр тыңладылар.
Аннан балалар өчен әзерләнгән сорауларга җавап бирделәр һәм дөрес җавап өчен татлы призлар алдылар.
Кичәдә катнашучылар әлеге чарадан Россия дәүләте өчен горурлык хисе тоеп, патриотик рух белән таралдылар.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International