2 октябрьдә туган як музее хезмәткәрләре район башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Г.Г. Зиганшина белән 1 мәктәпнең 8 сыйныф укучылары өчен “Коррупциягә каршы бергә” дигән әңгемә үткәрделәр.
Зәйдә кукурузны җыеп, силоска салу эше дәвам итә. Барлыгы 2000 гектарда кукуруз алынып, 52 мең тонна силос әзерләнде. Район буенча әлегә бер шартлы терлеккә 28 центнер азык берәмлеге туры килә.