ЯҢАЛЫКЛАР


7
октябрь, 2015 ел
чәршәмбе
6 октябрьдә үзәк китапханә хезмәткәрләре Ялта-Зәй спорт –савыктыру үзәгендә анда ял итүче хезмәт ветераннары өчен бөек актер, җырчы, шагыйрь, копозитор Владимир Высоцкийны искә алу кичәсе үткәрделәр.

6
октябрь, 2015 ел
сишәмбе
“Республика Татарстан” газетасы җәй дәвамында “Земля моя, я сын твоих берез” дип исемләнгән туган ягы каеннары янәшәсендә төшкән фотолар буенча, үз табигатебезгә мөнәсәбәтне белдергән фикерләр белән сугарылган язмаларга бәйге үткәргән иде.
Зәй “Яшьлек” боз сараенда 7-11 октябрьдә якташыбыз, хоккей буенча Дөнья чемпионы Евгений Давыдов призына яшүсмерләр арасында Бөтенроссия турниры узачак. Әлеге турнир бишенче мәртәбә оештырыла
“Энергетик” Мәдәният сараенда Укытучылар көне уңаеннан бәйрәм тантанасы узды. - Сезнең актив гражданлык позициясе, һөнәри осталыгыгыз, түземлелегегез, фидакарьлегегезне бәяләп бетергесез, - диде район башлыгы урынбасары Валерий Акатьев, педагогларга ихлас котлауларын җиткереп.
Бу көннәрдә Чаллыда “Безнең йортыбыз –Татарстан” дип исемләнгән республика күләм этномәдәни фестиваль бара. Анда Зәй музыка мәктәбеннән “Лель” вокаль ансамбле бара. Коллектив әлеге мәртәбәле чарада рус халык җырларын башкарачак.
24-27 сентябрьдә Кырымның Алушта шәһәрендә билбау көрәше буенча Дөнья кубогына ярышлар узган иде. Анда Зәйдән Екатерина Бусова катнашып, үз үлчәү авырлыгында чемпион булды. Аны ярышларга тренер Р. Салихов әзерләде.
1 октябрьдә танылган Зәй ягын өйрәнүче Владимир Малахов белән 1 мәктәпнең 6 сыйныф укучылары очрашты. Очрашу барышында укучылар туган як турында китаплар язуның тарихы, язучының бала чагы, фәнни хезмәтләре, архивта эшләгәне турында белделәр.
Мирный битәсенең парк тирәсенә Зәй урманчылары белән бергә, 5 мәктәп, “Рябинка” балалар бакчасы, мәдәният йорты коллективлары агач утырттылар. Ул бөтен Россия агач утырту көненә багышланган иде. Барысы бергә 100 декоратив үсенте утыртылды.

5
октябрь, 2015 ел
дүшәмбе

Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан ихлас котлавымны кабул итегез. Сезгә сәламәтлек, яңа иҗади башлангычлар, уңышлар телим. Олы йөрәк һәм күңел җылысы, киң караш, гаҗәеп эш сәләте, намуслылык, кешелеклелек кебек сыйфатлар хас укытучыга. Укытучылар көне – чын мәгънәсендә бөтен халык бәйрәме. Без бу көнне яшь буынны тәрбияләүгә гомерен багышлаган, алар күңелендә якты эз калдырган кешеләрне искә алабыз. Без бу көнне үзгә бер җылылык, рәхмәт хисләре белән билгеләп үтәбез. Укытучы һәрчак әхлаклылык, мәдәнилек үрнәге булды, ә мәктәп – белем учагы. Бүген бөтен җәмгыять мәгарифнең өстенлекле юнәлеш икәнен аңлады. Ил җитәкчелеге тарафыннан белем һәм тәрбия бирүнең сыйфатына аеруча зур игътибар бирелә.

Зәй районында чөгендер алу тулы куәткә бара. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, чөгендер 5110 гектарда алынып, 212023 тонна татлы тамыр җыелды. Бу - барлык мәйданның 60,8 проценты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International