ЯҢАЛЫКЛАР


8
октябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Кичә , Казанның «Корстон» күңел ачу комплексында Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләрен бәйрәм уңаеннан тантанада Рөстәм Миңнеханов котлый. Чарага үзләрен яхшы яктан күрсәткән муниципаль районнар, АПК предприятиеләре, шул исәптән азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате тармаклары вәкилләре чакырылды
“Зәй шикәр заводы” ААҖенә бу көннәрдә Япониядән сакчыл җитештерү серләренә өйрәтү остасы Тосихиро Ямада килде. Ул - “Тойота” автомобиль корпорациясендә “Кайдзен” проектларын тормышка ашыруда катнашучы тәҗрибәле, югары квалификацияле белгеч.
Зәйнең “Туган яктарихын өйрәнү” музеенда Зәй халык мәгарифенә 170 ел тулу уңаеннан “ Школьная пора” дип исемләнгән тематик күргәзмә ачылды. Экспонатлар Иске Зәй бистәсендәге 1нче мәктәп тарихына кагыла. Әлеге белем йорты - нәкъ менә Зәй шәһәрендә мәгариф эшчәнлеге башлануны дәлилләүче чал тарихлы, бихисап зәйлеләргә белем иленә юл ачкан мәктәп.
Бүген, Казанның Арча зиратында ТР Фәннәр академиясенең беренче президенты (1992-2006), якташыбыз Мансур Хәсәнов каберенә бюст куелды.
Бүген, Казанның Арча зиратында ТР Фәннәр академиясенең беренче президенты (1992-2006), якташыбыз Мансур Хәсәнов каберенә бюст куелды.

7
октябрь, 2015 ел
чәршәмбе
Зәйнең Икенче Бөгелде микрорайоны өзлексез килүче эчә торган суга тиенде. Моңа кадәр биредә яшәүчеләр шәһәр су челтәренә кушылмаган иде, шул сәбәпле һәр хуҗалык эчә торган суга ихтыяҗын үз мөмкинлекләреннән чыгып канәгатьләндерде.
Зәй районында чөгендер алу тулы куәткә бара. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, чөгендер 5470 гектарда алынып, 227070 тонна татлы тамыр җыелды. Бу - барлык мәйданның 65,1 проценты.
30сентябрьдән 5 октябрьгә кадәр Кемерово шәһәрендә “Себер кубогына” татар көрәше буенча Бөтенроссия турниры булып үтте. Анда Зәйдән дә көрәшчеләр катнашты.
6 октябрьдә, “Космос” яшьләр үзәгендә инвалидлар оешмасының отчет-сайлау конференциясе үткәрелде.
2 октябрьдә “Шатлык” сәләмәтләндерү үзәгендә социаль патронажда исәптә торучы гаиләләр өчен бер көнлек сәләмәтләндерү чаралары үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International