Зәй гаиләләренә бер көнлек сәләмәтләндерү терапиясе

2015 елның 7 октябре, чәршәмбе
2 октябрьдә “Шатлык” сәләмәтләндерү үзәгендә социаль патронажда исәптә торучы гаиләләр өчен бер көнлек сәләмәтләндерү чаралары үткәрелде. Балаларга һәм аларның әти-әнисе өчен әңгәмә үткәрелде. Аннан уен тераписе дигән чара үтте. Сенсорлык бүлмәсендә релаксация, спелеотерапия һәм башка сәләмәтләндерү чаралары үткәрелде. Гаиләләр өчен оештырылган бәйгеләрдә, эстафета ярышларында,викториналарда, уеннарда катнашучыларның коммуникатив мөмкинлекләре ачылды, алар үткәрелгән чарадан уңай тәэсир алдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International