Зәй көрәшчесе Радик Сәлахов милли көрәш буенча Татарстан беренчелегендә чемпион калган иде. Якташыбыз бу көннәрдә әлеге спорт төреннән Йошкар-Олада узган Россия чемпионатында янә җиңү яулады. Узган ел ул Уфада узган Россия чемпионатында I урынны алган иде.