Ветеранны котладылар

2015 елның 5 декабре, шимбә

Бүген Имәнлебаш авылында яшәүче сугыш һәм хезмәт ветераны Галиуллин Кәлимулла Нәбиулловичка 90 яшь тулды. Кәлимулла абыйны гомер бәйрәме белән котларга район башлыгы урынбасары Валерий Акатьев, Югары Шепкә җирлеге башлыгы Айрат Ишматов һәм район мәдәният йорты автоклубы хезмәткәрләре килде. Валерий Григорьевич һәм Айрат Харисович юбилярны котлап аңа Ил башлыгы Владимир Путинның котлау открыткасын һәм район Советы һәм башкарма комитеты һәм авыл җирлеге исменнән исеменнән исәлекле бүләкләр тапшырдылар, ә автоклуб хезмәткәрләре үзләренең дәртле җырларын башкарды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International