Берюлы ике грант

2015 елның 15 декабре, сишәмбе

Минзәләдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында семинар-киңәшмә үтүе турында хәбәр иткән идек. Ул авыл халкының эш активлыгын күтәрү, шәхси хуҗалыкларга ярдәм итү һәм хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү мәсьәләләре буенча оештырылды. Анда район башлыгы Разиф Кәримов җитәкчелегендә делегациясе, шул исәптән җирлек башлыклары катнашты. Шунысы игътибарга лаек, семинарда Яңа Спас авыл җирлеге башлыгы Анна Быля -“Терлекләрнең баш санын арттыру буенча иң яхшы эшләүче”, Түбән Биштән Сергей Михайлов исә “Шәхси ярдәмче хуҗалык” номинацияләрендә грант оттылар. Рәзимә Кашапова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International