Зәйдә террорга каршы район комиссиясе утырышы үтте

2015 елның 14 декабре, дүшәмбе

11 декабрьдә Зәйдә террорга каршы район комиссиясе утырышы үтте. Аны комиссия рәисе, район башлыгы Разиф Кәримов алып барды. Анда ОФСБ, эчке эшләр бүлеге, прокуратура, комиссия әгзалары, предприятие, оешма җитәкчеләре катнашты. Утырышта барлык кеше йөри торган урыннарда, тормыш-көнкүреш объектларында саклык чараларын күрергә, уяу һәм ихтибарлы булырга өндәделәр. Кичекмәстән ашлама туплау урыннарын сакка алырга кирәклеге турында искәрттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International