16 декабрь көнне Үзәк китапханәнең татар бүлегендә, язучы Гурий Тавлинның тууына 90 ел тулу уңаеннан “Язмыш белән бил алышып” дип аталган белешмә сәгате үтте. Чарага Татар гимназиясе мәктәбенең 5 класс укучылары чакырылды. Китапханә хезмәткәрләре, балаларны, Республикабызның Зәй районы Урта Баграж авы¬лында дөньяга килгән Гу¬рий Тавлинның катлаулы тормыш юлы, иҗаты белән таныштырдылар. Авыр сынаулар үтеп тә Бөек Ватан сугышында катнашып, күрсәткән батырлыклары өчен орден медальләр белән бүләкләнгән язучыны, тыныч тормышта тагын да авырырак сынаулар көтеп тора, аны со¬вет строена каршы мил¬ләтчелек рухында контр¬революцион агитация алып баруда гаеплиләр, Татарстан югары суды карары белән аны ун елга ире¬геннән мәхрүм итәләр. Китапханең библиографы әзерләгән “Афәтләр аша әдәбиятка юл ярган язучы” дип исемләнгән презентация күрсәтелде. Авторның китапларыннан торган китап күргәзмәсе оештырылды.