Терлекчелекне кышлату дәвам итә. Районыбыз хуҗалыкларында 55,8 тонна сөт җитештерелә,53,2 тоннасы тапшырыла. Бер сыерга 12,4 килограмм сөт савып алына. Барлык хуҗалыклар да былтыргы күрсәткечләр белән чагыштырганда күбрәк сөт савып алалар. Республика буенча әлегә район 17 урында тора. Көнлек савым былтыргы белән чагыштырганда 8,6 тоннага күбрәк. Соңгы 9 көндә иң күп савым “Нива” хуҗалыгында -1,2 тонна, “Зәй” агрофирмасында – 4,2 тонна артык.