Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан Республикасы кырларында урып-җыю эшләренең барышы турында сөйләде.
17 июльдә Зәйдә комбайннар парады узды. Район башлыгы Разиф Гали улы Кәримов рәислегендәге махсус комиссия авыл хуҗалыгы техникасының 2020 елгы уракка әзерлеген тикшерде. Комиссия эшендә "Агросила" АҖ генераль директоры урынбасары – Б.З. Шакиров, "Агросила Сервис" АҖнең техник контроль бүлеге башлыгы Ф.С. Хәкимов, "РСЦ" ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе урынбасары Р. Р. Хәбибуллин, "Агрокөч" АҖ баш агрономы Р.М. Хәбибрахманов, авыл хуҗалыгы идарәсе, Россельхозүзәк, Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе белгечләре катнашты.