Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Татарстанда 30 мең га мәйданда бөртекле һәм кузаклы культураларның беренче уңышы җыелды
2020 елның 27 июле, дүшәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан Республикасы кырларында урып-җыю эшләренең барышы турында сөйләде. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. Марат Җәббаров хәбәр итүенчә, 1,8 млн. гектардан артык мәйданда урып – җыю эшләрен башкарырга кирәк, шул исәптән 1 млн 550 мең га мәйданда - бөртекле һәм кузаклы культуралар. Республикада 25 район бөртекле һәм кузаклы культуралар җыюга кереште. Беренче 30 мең га мәйданда 120 мең тонна ашлык җыелган инде. Уртача уңдырышлылык - 40 ц / га. Азык катнашмаларыннан һәм күпьеллык үләннәрнең икенче катыннан азык әзерләү дәвам итә. Бүгенгә 2,8 млн.тонна сенаж, 455 мең тонна печән әзерләнгән, бер хайванга шартлыча исәпләгәндә 20,4 ц азык берәмлеге тупланган, бу ихтыяҗтан 68% тәшкил итә. Министр сүзләренә караганда, урып-җыю кампаниясен вакытында уздыру өчен барлык шартлар да бар. Эшкә 3,5 мең ашлык җыю комбайны җәлеп ителәчәк, шул исәптән 2 меңгә якын югары җитештерүчәнлекле комбайннар; 1200 үзйөрешле һәм валкалы чапкычлар, 4200 йөк машинасы. Ашлык җыю комбайннарының күбесе югары җитештерүчәнлеккә ия, шул исәптән чит илнекеләр, алар комбайннар паркының өчтән бер өлешен тәшкил итә. Марат Җәббаров комбайннар паркының тузган булуы, аларның 64%ының амортизация срогы узган булуы турында хәбәр итте. Ә комбайннар паркы ел саен 2 - 3% ка гына яңартыла (норматив буенча 10-12% булырга тиеш). Моннан тыш, авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре урып-җыю эшләренә өстәмә рәвештә республиканың һәм башка төбәкләрнең 200дән артык механикалаштырылган отрядларын җәлеп итәләр. "Өстәмә йөк машиналарын һәм комбайннарны җәлеп итү мәсьәләсен алдан ук хәл итеп куярга, килешүләрне вакытында төзергә кирәк. Республикада бөртеклеләрне җыю буенча 18 мехотряд хезмәт күрсәтә", - диде Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы. Барлык районнар оптималь режимга чыкканнан соң, ашлык җыю комбайннарының тәүлеклек куәте, һава шартлары уңай булган очракта, тәүлеккә 58 мең гектар ашлык суктырып, бөртеклеләрне 30-35 көндә җыеп алырга мөмкинлек бирәчәк. Республика буенча бер ашлык җыю комбайнына йөкләнеш уртача 413 га туры килә. Узган атнада республиканың барлык хуҗалыкларында ашлык җыю комбайннарының әзерлек парады узды һәм әзерлек сыйфатына, хезмәт куркынычсызлыгы таләпләрен үтәүгә аерым игътибар бирелде. Урып-җыю комплексын тикшерү барышында шулай ук мобиль ремонт бригадаларының әзерлеге, ындыр табакларының торышы, хезмәтне саклау һәм янгын куркынычсызлыгы шартлары, хезмәт хакы һәм урып-җыю эшләрен кызыксындыру чаралары бәяләнде. Актаныш, Әтнә, Арча, Балтач, Чүпрәле, Зәй, Нурлат, Саба, Сарман, Тукай районнарында ашлык җыю комплексы аеруча сыйфатлы әзерләнгән. Шулай ук техниканы иң яхшы әзерләгән өчен Әлмәт һәм Лениногорск районнарында да район башлыкларының призлары тапшырылды. Моннан тыш, Югары Ослан, Кама Тамагы һәм кайбер районнарда конкурс вакытында чәчү кампаниясе йомгаклары буенча механизаторларны бүләкләделәр. - Без һәркөнне - барлык комбайннар паркының торышына, ә урып-җыю чорында аларның куәтеннән файдалануга мониторинг уздырабыз, - дип хәбәр итте Марат Җәббаров. - Хуҗалык җитәкчеләреннән, стандарт дымлылыкны көтеп тормыйча, урып-җыю эшләренә актив керешүегезне, шулай ук икмәк кабул итү предприятиеләре һәм элеваторлар хезмәтеннән файдалануыгызны сорыйм. Алар яңа ашлык уңышын кабул итәргә әзер, - диде министр.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
12
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында Бөек Ватан сугышы ветераннар бер үк вакытта ике пенсия ала
Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм сугыш инвалидлары бер үк вакытта картлык буенча иминият пенсиясе һәм дәүләт пенсия тәэминаты буенча инвалидлык буенча пенсия алырга мөмкин.
Татарстанда яшәүчеләргә 2026 елда пенсия тупланмаларын ничек алырга
Пенсия акчаларын туплаган Татарстанлылар 2026 елда түләүләрнең өч вариантының берсенә дәгъва итә ала: вакыты чикләнмәгән тупланма пенсия, бер тапкыр бирелә торган түләү яисә сроклы түләү (билгеле бер срокка). Татарстан буенча Социаль фонд бүлеге мәгълүматлары буенча, быелның гыйнварыннан 1 500 татарстанлыга мондый түләүләр билгеләнгән һәм күчерелгән.
ТР буенча Социаль фонд бүлеге хезмәткәрләре MAX мессенджерында 25 меңнән артык кешегә цифрлы ID урнаштырырга ярдәм итте
Цифрлы идентификаторны тоташтыру мөмкинлеге 2025 елның сентябрендә үк барлыкка килде. Шушы вакыт эчендә аннан Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлегенең 25 000 клиенты файдалана алды. Аларның 13 меңгә якыны - пенсия яшендәге кешеләр, 4 меңгә якыны - инвалидлыгы булган гражданнар һәм тагын шуның кадәр үк - күп балалы ата-аналар.
ТР да 1,5 яшькә кадәрге балаларны карау буенча пособие түләүгә 24,2 млн нан артык акча күчерелгән
Яшь ярымга кадәрге балага пособиене баланың әнисе генә түгел, фактта бала караучы әтиләр, башка туганнары, шулай ук опекуннар да исәп тотарга хокуклы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз