Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Зәйдә авыл хуҗалыгы техникасының 2020 елгы уракка әзерлеген тикшерделәр
2020 елның 17 июле, җомга
17 июльдә Зәйдә комбайннар парады узды. Район башлыгы Разиф Гали улы Кәримов рәислегендәге махсус комиссия авыл хуҗалыгы техникасының 2020 елгы уракка әзерлеген тикшерде. Комиссия эшендә "Агросила" АҖ генераль директоры урынбасары – Б.З. Шакиров, "Агросила Сервис" АҖнең техник контроль бүлеге башлыгы Ф.С. Хәкимов, "РСЦ" ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе урынбасары Р. Р. Хәбибуллин, "Агрокөч" АҖ баш агрономы Р.М. Хәбибрахманов, авыл хуҗалыгы идарәсе, Россельхозүзәк, Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе белгечләре катнашты. Комиссияләргә 60 ашлык җыю комбайны, шулай ук салам әзерләү һәм ташу, туфрак эшкәртү техникасы, азык өләшү катнашмалары тәкъдим ителде. Гомумән алганда, бөртеклеләрне җыюга "Агрокөч" АҖнең 51 комбайны һәм КФХның 9 комбайны җәлеп ителәчәк. Комиссия әгъзалары Зәй районының барлык агрофирмаларында да кабул итү үткәрделәр. Алар беренчеләрдән булып "Зәй шикәре"АФ ҖЧҖ комбайннарын, тракторларын һәм машиналарын карадылар. Аннары график буенча "Зәй" АФ, "Восток" АФ, "Нива" ҖЧҖ ашлык җыю комбайннарының әзерлеген тикшерделәр. Кырчылар белән әңгәмә вакытында район башлыгы алда торган бурычлар турында сөйләде, аларны матди ярдәм чаралары белән таныштырды. “Кырлар торышын караганнан соң, быел уңыш яхшы үсте дип әйтергә була, агрофирма комбайнчыларының алдында аны билгеләнгән вакыт эчендә, сыйфатлы һәм югалтуларсыз җыеп алу бурычы тора. Урып-җыю техникасының әзерлеген билгеләгәндә, герметиклык зур әһәмияткә ия. Эшләрне башкарганда янгын куркынычсызлыгына һәм хезмәтне саклау мәсьәләләренә аерым игътибар бирергә кирәк”, - дип ассызыклады район башлыгы Разиф Галиевич Кәримов. Һәр отряд гадәттән тыш хәлләрдә файдалану өчен су ташу машиналары һәм трактор белән белән комплектланган. Узган еллардан аермалы буларак, комиссия әгъзалары янгын сүндерү чаралары, аптечкалар һәм махсус киемнәр генә түгел, ә барлык хезмәткәрләрдә шәхси саклану чаралары да булуга аерым игътибар бирделәр. Барлык хуҗалыкларда да, урып-җыю чорында кирәкле җиһаз һәм запчастьләр белән тәэмин ителгән "Агросила Сервис" АҖнең күчмә ремонт бригадалары эшләячәк. Зәй игенчеләренә быел 39,2 мең га мәйданнан көзге бодай, 14,2 мең га сабан культуралары, 6,3 га сабан бодае, 16,7 га арпа, 2,0 га бөртеккә кукуруз җыеп алырга кирәк булачак. Бәяләү күрсәткечләре буенча призлы урыннарны "Зәй шикәре" АФ -1 урын (60 балл), "Зәй " АФ (59,6 балл) -2 урын алды. Бүген шулай ук "Зәй ХПП" ААҖендә "Зәй икмәк кабул итү предприятиесе" ААҖ директоры Р.Р. Фәрдиев, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ф.Т.Камалиев, "Ашлык һәм аны эшкәртү продуктларының сыйфатын һәм куркынычсызлыгын бәяләү үзәге" ФДБУнең Татарстан Республикасындагы филиалы вәкиле М.Н. Сотникова, "Татар төбәкара ветеринария лабораториясе" ФДБУ вәкиле Р.В. Гыйззәтуллин составындагы комиссия, Зәй икмәк кабул итү комплексының 2020 ел уңышын кабул итүгә әзерлеген тикшерде. “Зәй ХПП” ААҖнең икмәк кабул итү пунктының әзерлеге – 100% дип бәяләнде. Якындагы 2-3 көндә район хуҗалыклары бөртекле культураларны суктыруга керешергә планлаштыралар.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
12
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында Бөек Ватан сугышы ветераннар бер үк вакытта ике пенсия ала
Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм сугыш инвалидлары бер үк вакытта картлык буенча иминият пенсиясе һәм дәүләт пенсия тәэминаты буенча инвалидлык буенча пенсия алырга мөмкин.
Татарстанда яшәүчеләргә 2026 елда пенсия тупланмаларын ничек алырга
Пенсия акчаларын туплаган Татарстанлылар 2026 елда түләүләрнең өч вариантының берсенә дәгъва итә ала: вакыты чикләнмәгән тупланма пенсия, бер тапкыр бирелә торган түләү яисә сроклы түләү (билгеле бер срокка). Татарстан буенча Социаль фонд бүлеге мәгълүматлары буенча, быелның гыйнварыннан 1 500 татарстанлыга мондый түләүләр билгеләнгән һәм күчерелгән.
ТР буенча Социаль фонд бүлеге хезмәткәрләре MAX мессенджерында 25 меңнән артык кешегә цифрлы ID урнаштырырга ярдәм итте
Цифрлы идентификаторны тоташтыру мөмкинлеге 2025 елның сентябрендә үк барлыкка килде. Шушы вакыт эчендә аннан Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлегенең 25 000 клиенты файдалана алды. Аларның 13 меңгә якыны - пенсия яшендәге кешеләр, 4 меңгә якыны - инвалидлыгы булган гражданнар һәм тагын шуның кадәр үк - күп балалы ата-аналар.
ТР да 1,5 яшькә кадәрге балаларны карау буенча пособие түләүгә 24,2 млн нан артык акча күчерелгән
Яшь ярымга кадәрге балага пособиене баланың әнисе генә түгел, фактта бала караучы әтиләр, башка туганнары, шулай ук опекуннар да исәп тотарга хокуклы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз