Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Зәй районында республика авыл хуҗалыгы семинары узды
2020 елның 23 июле, пәнҗешәмбе
2020 елның 23 июлендә беренче тапкыр Зәй районына эш визиты белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Азат улы Җәббаров килде. Министрның эш визиты программасында көзге һәм сабан культуралары кырларын, «Зәй» агросәнәгать паркын, икмәк кабул итү пунктын, шикәр заводын карау һәм урып – җыю эшләрен оештыру, көзге культураларны чәчү, туфракны төп эшкәртү һәм орлык салу мәсьәләләре буенча республика семинар-киңәшмәсендә катнашу булды. Чара "Сәвәләй"дәүләт сорт сынау участогында узды. Программа кысаларында семинарда катнашучылар «Зәй» агрофирмасының тәҗрибә участогында көзге бодай, сидераль пар, арпа һәм шикәр чөгендере басуларын карадылар, анда шикәр чөгендеренең 65 гибрид сортында тәҗрибә алып барыла. Шулай ук «Зәй шикәре»агрофирмасы басуларында булдылар. Зәй муниципаль районы башлыгы Разиф Гали улы Кәримов авыл хуҗалыгы өлкәсендәге эшләрнең торышы белән таныштырды : «авыл халкы көче белән бөртекле техник культуралардан мул уңыш үстерелде. Бүген иң беренче бурыч - үстерелгән уңышны югалтуларсыз җыеп алу. Безнең потенциал бар", - дип билгеләп үтте ул. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Азат улы Җәббаров Зәй районы аграрчылары эшчәнлегенә уңай бәя бирде. «Сәвәләй» сортлы сынау участогында 230 га якын перспективалы сорт һәм авыл хуҗалыгы культуралары гибридлары чәчелгән, сортларның сыйфаты, шытымлылык, туфракны эшкәртүнең төрле төрләрендә авыруларга каршы тору, минераль ашламалар кертү һәм үсемлекләрне яклау чараларын куллану мөмкинлеге өйрәнелә.Семинар барышында чарада катнашучылар «Сәвәләй» сорт сынау участогында сынала торган яңа районлаштырылган, перспективалы бөртекле культураларның сортлары һәм чәчүлекләрне биологик эшкәртү препаратлары белән таныштылар. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Азат улы Җәббаров Зәй муниципаль районы башлыгы Рәзиф Гали улы Кәримовка чараны сыйфатлы итеп әзерләгәннәре өчен рәхмәт белдерде һәм киләчәктә дә уңышлар теләде.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
3
апрель, 2026 ел
Зәй аграрийлары көзге культуралар тукландыруга кереште
Бүген Зәй районы игенчеләре көзге культураларны гектарына бер центнер исәбеннән азот-магний ашламасы белән тукландыра башладылар. Һава шартлары аркасында быел көзге культураларны туң белән тукландыра алмадылар, шуңа күрә ашлама кертү сроклары кыскара.
2
апрель, 2026 ел
Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре яңа сезонга әзерләнә
2026 елның 2 апрелендә Зәй районы башлыгы вазыйфаларын башкаручы Петр Уразайкин, авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев, ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге буенча федераль хезмәт Татарстан Республикасындагы филиалы директоры Татьяна Менликиева, Россельхознадзорның ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге буенча Федераль хезмәте башлыгы Идрис Гатин, Роспотребнадзор идарәсенең Түбән Кама районындагы һәм Зәй районындагы территориаль бүлеге башлыгы урынбасары Ринат Насыйбуллин, Татарстан Республикасы Россельхозцентр филиалы җитәкчесе урынбасары Рәфис Хәбибуллин, район ветеринария берләшмәсе башлыгы Фоат Исламов, «Агрокөч» АҖ белгечләре, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, авыл җирлекләре башлыклары, крестьян (фермер) хуҗалыклары башлыклары, умартачылар катнашында Россельхознадзорның күчмә җыелышы үткәрелде.
Апрель башы: кар таратыр вакыт җитте
Бүген «Төги төп гомуми белем бирү мәктәбе» территориясендә кар ату эшләре башкарылды.
«Актив озын гомер-өлкән буын өстенлеге» фәнни-гамәли конференциясе узды
31 март көнне Казан шәһәренең Милли китапханәсендә "Актив озын гомер-өлкән буын өстенлеге» дигән масштаблы фәнни-гамәли конференция узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз