Татарстан аграрийларына сөт терлекчелегендә нәтиҗәле технологияләр турында сөйләячәкләр

2020 елның 22 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, 22 октябрьдә 14:00 сәгатьтә «Агрополия» бердәм белем бирү платформасында чираттагы бушлай вебинар узачак, ул сөт терлекчелегендә нәтиҗәле технологияләргә багышлана. Семинарда катнашучыларны сәламләп, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов чыгыш ясаячак. Курсның спикерлары - терлекчелек өлкәсендә әйдәп баручы галимнәр. Панель дискуссия барышында алар эре мөгезле терлекләрне ашату, карау һәм үрчетү мәсьәләләре турында фикер алышачаклар. Укуларда катнашу өчен «Агрополия» порталында яки түләүсез номер: 88005502441 буенча теркәлергә кирәк. Теркәлү катнашучыларга узган семинарларны карарга, шулай ук уку вакытында сораулар бирергә мөмкинлек тудыра. AGROONLINE белән элемтә өчен шулай ук түбәндәгеләр эшли: •Телефон:8 800 550 24 41 •Сайттагы Чат-бот https://sschool.agropoliya.ru/ •Электрон почта:school@agropoliya.ru. @Agro__online аккаунтына язылыгыз һәм белем бирү өлкәсендә барлык яңалыклардан хәбәрдар булыгыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International