Зәйдә «ЛУКОЙЛ» социаль һәм мәдәни проектлар бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләделәр

2020 елның 22 октябре, пәнҗешәмбе
Бүген “Энергетик” Мәдәният сараенда “ЛУКОЙЛ” гавәми акционерлык җәмгыятенең Х1 социаль һәм мәдәни проектлар конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Зәй муниципаль районыннан әлеге конкурста яшьләр үзәгеннән “Иҗат итү бар кеше өчен дә” проекты белән Лилия Рыжова, «Шатлык» социаль ярдәм күрсәтү үзәгеннән “Сагыштан чара” проекты белән Гүзәлия Курбатова, «Радость» социаль хезмәтләр күрсәтү комплекслы үзәге” автоном дәүләт учреждениесеннән “Тукта, короновирус” проекты белән Людмила Симонова, “МАНШ” балаларга өстәмә белем бирү учреждениесеннән «ITкомлык» проекты белән Ольга Мельникова, Зәй мөхтәсибәтеннән “Ислам дөньясы” проекты белән Фатих хәзрәт Нуруллин, Олимпия чемпионы Федор Симашев исемендәге спорт мәктәбеннән “Чаңгыга” проекты белән Надежда Бухтеева катнашып, җиңү яуладылар. Конкурста җиңүчеләргә дипломнарны район башлыгы вазифаларын башкаручы Валерий Григорьевич Акатьев тапшырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International