22 - 24 нче мартта Казанда туган тел укытучыларының «Туган тел» Бөтенроссия мастер–класслар конкурсы узды. Анда шәһәрнең Ринат Фәрдиев исемендәге татар гимназиясеннән туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучысы Әүхәдиева Дания Мөнзил кызы катнашып, лауреат дипломы белән бүләкләнде.
20 мартта Зәй шәһәренең спорт-сәламәтләндерү комплексында 2008-2009 елгы, 2010-2011 елгы, 2012 елгы һәм кечерәк малайлар һәм кызлар арасында йөзү буенча «Зәй» спорт мәктәбенең ачык беренчелеге булып узды.