«Татэнерго» акционерлык җәмгыяте мөрәҗәгате буенча, шәһәр төзелеше кодексы нигезендә, 2021 елның 16 декабрендә Зәй муниципаль районы администрациясе тарафыннан, «Татэнерго «АҖ филиалы-Зәй ГРЭСЫ 850 МВт куәтле пар-газ җайланмасы» объектын төзүгә рөхсәт бирелде.
2021 елның 15 декабрендә Зәй-2 Яшьләр үзәгендә “Сәламәтлек сессиясе” проекты кысаларында яшүсмерләр өчен спорт дәресләре һәм уеннар узды.
15 декабрь көнне «Старт» спорт-сәламәтләндерү комплексында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы фестивале узды.