Зәйдә район Икътисад советының чираттагы утырышы узды

2021 елның 16 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген хакимият бинасының зур залында район башлыгы Р.Г. Кәримов рәислегендә Зәй муниципаль районы Икътисади советы утырышы узды. «Татарстан Республикасы Техник инвентаризация бюросы» АҖ Әлмәт филиалының Зәй бүлекчәсе башлыгы Павлова Елена Николаевна 2021 елның 10 аенда эшчәнлек нәтиҗәләре һәм 2022 елга перспектив планнар турында чыгыш ясады. Татарстан Республикасы БТИ оешмасы – 90 елдан артык эш тәҗрибәсе булган иң эре оешмалардан санала. Хезмәткәрләр теләсә нинди катлаулы кадастр эшләрен, мөлкәтнең базар бәясен бәяләү буенча хезмәтләрне һәм башка куп төрле эшләрне башкаралар. Ызанлау һәм техник планнарны әзерләү буенча кадастр эшләрен үткәрү өчен предприятие заманча геодезик приборлар белән җиһазландырылган. Техник инвентаризациләү бюросы башкара торган барлык эш төрләре, законнар һәм гамәлдәге прейскурант нигезендә түләү өчен, килешү нигезендә гамәлгә ашырыла. Техник инвенетпаризацияләү бюросы хезмәтләренә бәяләр ТР Тарифлар буенча комитет тарафыннан расланган, архивтан, бәяләү һәм башка исәп-хисап документларыннан мәгълүматлар бирү бәясе Министрлар Кабинеты карары белән расланган. Икътисадый совет утырышына район башлыгы Р.Г. Кәримов йомгак ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International