Салым түләүчеләр игътибарына!

2021 елның 13 декабре, дүшәмбе
Хөрмәтле район халкы! Игътибар итегез, ПСН буенча салым суммасын түләүнең соңгы вакыты җитә. Патент түләү вакыты патент гамәлдә булу срогы белән бәйле. 6 айга кадәр булган патентны, патентның гамәлдә булу срогы дәвамында түләргә мөмкин. Патент 6-12 айга булганда, аны ике түләү белән түләгез-1/3-патент гамәлдә була башлаганнан соң 90 календарь көн эчендә һәм 2/3-патент гамәлдә булу срогыннан соң түгел. Шулай ук бирелгән патентның гамәлдә булу вакытын озайту каралмаганлыгы турында да хәбәр итәбез. ПСН куллануны дәвам иткән очракта, 2022 елда шәхси эшмәкәргә патент алу өчен салым органына ПСН кулланыла башлаганчы 10 көннән дә соңга калмыйча, ягъни 17.12 гә кадәр гариза бирергә кирәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International