11 февральдә "Ялта-Зәй" үзәк спорт үзәгендә чаңгы буенча Бөтенроссия ярышларының соңгы көне узды. 5 км дистанциядә классик стильдә Козенкова Софья 1 урынны алды. Тренеры Габидуллин Ракиф Марс улы.
10 февральдә Зәй шәһәрендә «Россия чаңгы юлы - 2024» XLII ачык Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышы кысаларында, «Татарстан чаңгы юлы – 2024» республика массакүләм ярышлары узды.