Россия фәне көненә

2024 елның 9 феврале, җомга
8 февраль-Россия фәне көне. Бу көн Петр I исеме белән бәйле. Нәкъ аның боерыгы буенча 1724 елның 8 февралендә Россия дәүләтендә фәнне үстерү турында указ чыгарыла. Нәкъ менә шушы указ аркасында илдә Санкт-Петербургта беренче фәннәр һәм сәнгать академиясе барлыкка килә. Академиягә нигез салынганнан соң 275 ел тулу уңаеннан, дәүләт һәм җәмгыять үсеше өчен кешелекнең бөек акылларының хезмәтен һәм күренекле ачышларының ролен исәпкә алып, «Россия фәне көне» бәйрәмен булдырырга карар ителә. Россия Президенты Владимир Владимирович Путин 2022-2031 елларны фән һәм технологияләр унъеллыгы дип игълан итте. Зәй районы мәктәпләрендә тәрбия һәм балалар иҗтимагый берләшмәләре белән хезмәттәшлек буенча директор киңәшчеләре тарафыннан Россия фәне көненә багышланган чаралар циклы: интерактив дәресләр, кинолекторийлар, сыйныф сәгатьләре, әңгәмәләр, интеллектуаль уеннар үткәрелде. Фәнни чараларда укучылар эрудиция, зирәклекләрен күрсәттеләр, аңлаешлы формада яңа фәнни белемнәр алдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International