Яшьләр ярдәмгә ашыга

2024 елның 9 феврале, җомга
Иске Зәй Яшьләр үзәгенең иҗади һәм спорт юнәлешләре буенча түгәрәкләренә йөрүчеләр, 1 нче мәктәп укучылары үзләренең тырышлыгы һәм ярдәмчеллеге белән дан тоталар. Бүген балалар Адельшиннар гаиләсенә йорт яны территориясен кардан чистартуда бик теләп ярдәм иттеләр. Кар күп иде, ләкин егетләр тырышып эшләделәр.Нәтиҗәдә пенсионерлар йорты янында тар сукмак урынына киң чистартылган юл барлыкка килде. Соңгы вакытта һава торышы еш кәефсезләнеп тора, әмма бу егетләрне куркытмый. Бу чорда алар уннан артык гаиләгә ярдәм иттеләр, алар арасында махсус хәрби операциядә катнашучылар гаиләләре, күп балалы гаиләләр һәм пенсионерлар була. Игелекле эшләр марафоны алга таба да дәвам итәчәк!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International