16 февральдә Зәй шәһәрендә «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының кышкы фестиваленең зона этабы узды, анда Сарман, Зәй һәм Нурлат районнары командалары катнашты.
2024 елның 13-15 февраль көннәрендә «Республика олимпиада үзәге» нең «Дуслык» сәламәтләндерү – белем бирү комплексы базасында рус телендә белем бирүче мәктәпләрнең рус телле укучылары өчен татар теле буенча республика укучылар олимпиадасының йомгаклау этабы уздырылды.