Әдәбият буенча Бөтенроссия укучылар олимпиадасының төбәк этабы

2024 елның 16 феврале, җомга
12-15.02. 2024 елда «Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе» федераль дәүләт бюджет югары белем бирү учреждениесе базасында Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларының 8-11 сыйныф укучылары өчен әдәбият буенча Бөтенроссия укучылар олимпиадасының төбәк этабы уздырылды. Олимпиадада катнашу нәтиҗәләре буенча җиңүче булып 7нче мәктәпнең 10 сыйныф укучысы Дарья Столбова танылды. Призерлар: 2нче мәктәпнең 8 сыйныф укучысы Садриева Алена, 4нче мәктәпнең 8 сыйныф укучысы Захарова Ксения һәм 10 сыйныф укучысы Усманова Диана. Әдәбият буенча республика олимпиадасы призерларын әзерләгән укытучылар: 2нче мәктәпнең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Кузнецова Валентина Александровна, 4нче мәктәпнең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Борисенко Роза Илгат кызы, 7нче мәктәпнең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Гладких Ирина Николаевна.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International