Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Зәй муниципаль районында - “Стажировка”
2024 елның 16 феврале, җомга
2024 ел Татарстан Республикасы социаль хезмәт күрсәтү оешмалары җитәкчеләренең һәм белгечләренең һөнәри компетенцияләрен камилләштерү, эшнең алдынгы тәҗрибәсен тарату һәм социаль инновацияләрне үстерү буенча стажировка мәйданчыклары булдыру белән билгеләнде. 15 февральдә “Участок социаль хезмәте” программасы буенча “Зәй муниципаль районындагы Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге” укыту мәйданчыгы кысаларында беренче семинар оештырды. Анда Мөслим, Сарман, Тукай һәм Минзәлә муниципаль районнарының гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекләре мөдирләре һәм белгечләре катнашты. Көн программасы теоретик өлешен дә, практиканы да үз эченә алды. Стажировка кураторы "Участок социаль хезмәте" формалашу моделен тәкъдим итте, практиканы оештыру һәм норматив-хокукый озату, гаиләләр һәм балалар белән эшләү рәвешләре белән таныштырды. Очрашу барышында катнашучылар балалы гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү, социаль участокларда социаль-педагогик һәм социаль-психологик ярдәм күрсәтү, «участок социаль ярдәм хезмәте» эшчәнлеге кысаларында документлар рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Көннең икенче яртысында стажерларга беркетелгән территориаль участокның консультация пунктларының берсе базасында «гаилә мирасы» программасы буенча төркемле дәрестә катнашу тәкъдим ителде. Семинар йомгак ясау, проблемалар турында фикер алышу, киңәшләр бирү һәм анкеталар тутыру белән тәмамланды. Стажерларга стажировка узу турында сертификатлар тапшыру күңелле мизгел булды. Стажировканың төп максаты-белгечләрнең һөнәри һәм шәхси компетентлыгын арттыру, һөнәри проблемаларны хәл итүгә ирешелде.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
12
декабрь, 2025 ел
Спорт ярышларында - махсус хәрби операция ветераннары
10 декабрьдә "Старт" спорт комплексында Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган дартс һәм пневматик винтовкадан ату ярышлары узды. Ярыш нәтиҗәләре:
"Яшьлек" командасы - хоккей буенча ТР Беренчелеге уены җиңүчесе
11 декабрьдә "Давыдов Арена" боз сараенда 2010 елгы командалар арасында хоккей буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең мавыктыргыч уены булды. Зәй шәһәреннән "Яшьлек" һәм Нурлат шәһәреннән "Ледок" командалары очрашты.
Район башлыгы Р.Г.Кәримовның Россия Федерациясе Конституциясе көне белән котлавы
Хөрмәтле зәйлеләр! Сезне чын күңелдән Россия Федерациясе Конституциясе көне белән котлыйм! Конституция - ул безнең дәүләтнең нигезе, һәр гражданның хокуклары һәм ирекләре гарантиясе.
9
декабрь, 2025 ел
Чикләрсез хезмәт җайланмасы: Зәй районында Халыкара инвалидлар көненә вакансияләр ярминкәсе узды
Бүген Татарстан Республикасының Зәй районы буенча Кадрлар үзәгендә вакансияләр ярминкәсе узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз