2024 елның 13-15 февраль көннәрендә «Республика олимпиада үзәге» нең «Дуслык» сәламәтләндерү – белем бирү комплексы базасында рус телендә белем бирүче мәктәпләрнең рус телле укучылары өчен татар теле буенча республика укучылар олимпиадасының йомгаклау этабы уздырылды. Олимпиадада катнашу нәтиҗәләре буенча призерлар 7нче мәктәпнең 7 сыйныф укучысы Татимова Татьяна, 10 сыйныф укучысы Алимова Алена, 1нче мәктәпнең 10 сыйныф укучысы Васильева Анастасия. Рус телендә белем бирүче мәктәпләрнең рус телле укучылары өчен татар теле буенча олимпиада призерларын әзерләгән укытучылар: 7нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучылары Петрова Әлфия Минирахман кызы һәм Нургалина Эльза Миргарифан кызы, 1нче мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Габдрахманова Земфирә Сәүбән кызы.