ЯҢАЛЫКЛАР


8
сентябрь, 2024 ел
якшәмбе
Үз эшчәнлеге турында белешмәләрнең ачык һәм аңлаешлы булуын арттыру максатларында 2024 елның 12 сентябрендә 12.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсенең (Татарстан) Түбән Кама районындагы һәм Зәй районындагы территориаль бүлеге эшмәкәрләр өчен бердәм «Ачык ишекләр» көне үткәрә.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлауда 101 яшьлек ветеран Анна Моисеева үз тавышын бирде. Анна Ивановна өйдә тавыш бирергә теләвен белдерде. Социаль хезмәткәр бу хакта участок сайлау комиссиясенә хәбәр итте. Комиссия әгъзалары аның өенә тавыш бирү өчен мобиль урна белән килделәр.
Бүген, 8 сентябрь - җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлау көне. Зәй муниципаль районы территориясендә 61 сайлау участогы эшли. Шәһәрдә 7:00 сәгатьтән -20, район авылларында 41 сайлау участогы ачылды.

7
сентябрь, 2024 ел
шимбә
Игътибар! Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилдән яңа җыентык әзерләнде. Ул мөһим темага – балалар һәм яшьләрнең мәгълүмати иминлегенә багышланган. Бу инде «Дайджест по вопросам защиты детства» исемле җыентыкның 18 чыгарылышы.

6
сентябрь, 2024 ел
җомга
Бүген администрациянең кече залында наркотикларга каршы комиссия утырышы булды, анда Зәй муниципаль районы башлыгы урынбасары П.С. Уразайкин катнашты. Көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды:

Хөрмәтле зәйлеләр!

2024 елның 17 сентябрендә ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Дмитрий Сапожников эш визиты белән Зәй муниципаль районында булачак, аның барышында Зәй шәһәре, Крупская урамы, 6 йорт адресы буенча гражданнарны шәхси кабул итү планлаштырыла.

Зәй политехника көллиятендә яшьләрне патриотик рухта тәрбияләүгә зур игътибар бирелә. 5 нче сентябрьдә көллият студентлары махсус хәрби операциядә катнашучылар белән очрашты.

5
сентябрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе
4 сентябрьдә Иске Зәйдә 1 нче мәктәпнең өлкән сыйныф укучылары өчен шәһәр советы депутаты, Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре башлыгы урынбасары Недошивина Елена Владимировнов белән очрашу оештырылды.
Бүген Зәй районы махсус хәрби операциядә катнашкан рядовой Алтынбаев Рөстәм Илдар улы белән хушлашты. Хәрби хезмәткәрнең гомере хәрби бурыч үтәү барышында өзелгән.
«Мәгариф» милли проектының «Россия Федерациясе гражданнарына патриотик тәрбия бирү» төбәк проектын гамәлгә ашыру кысаларында 2024 елның 4 сентябрендә Зәй шәһәренең 6 нчы мәктәбендә Советлар Союзы Герое Николай Майков исемендәге яшь армиячеләр отряды Икенче бөтендөнья сугышы тәмамлану көненә багышланган «Ерак көнчыгыш җиңүе» интерактив викторинасында катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International