Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Питрау җитә
2011 елның 11 июле, дүшәмбе
Июль төрле йола һәм гореф-гадәтләргә иң бай айларның берсе, дисәк, һич ялгыш булмас. Питрау - шуларның иң мәртәбәлесе. Аннан бер атна алдан - 6 июльдә килә торганы Аграфена Купальница, 7 июльдәгесе Иван Купала көннәре дип атала. Питрауга кадәр кайбер урыннарда Давыт, Самсон көннәрен билгеләп үтәләр. Болар барысы да Питрауга әзерлек рәвешендә уза. Әйтик, Аграфена көнендә ел буена җитәрлек итеп мунча себеркесе әзерлиләр, дару үләннәре һәм тамырлары җыялар, кызу парлы итеп мунча ягалар. Бу эшләр Иван Купала көнендә дәвам итә. Ике көндә дә күмәкләшеп су коену оештыралар. Елга буйларында яр өстендә төнлә учак ягып, аның тирәли бииләр, ялкын өстеннән сикереп чыгалар.
Питрау һәр елны 12 июльдә билгеләп үтелә. Бу көнне ике атналык Питрау уразасы тәмамлана. Питрау ул Гайсә Коткаручының ике шәкерте - Петр һәм Павелны искә алу көне. Петр һөнәре буенча балыкчы була. Шуңа күрә күп җирләрдә балыкчылар аны үзләренең һөнәри бәйрәмнәре буларак та билгеләп үткәннәр. Сүз уңаеннан әйткәндә, бу атна эчендәге бәйрәмнәрнең барысы да суга бәйләнешле.
"Еванглие" язмаларына караганда, Петрның апостоллык гомере гаять катлаулы, дулкынландыргыч, фаҗигале вакыйгаларга бай була. Петр һәм Павелны Рим императоры Нерон әмере буенча Мамертина зинданына ябып куялар, Петрны 57нче еллар тирәсендә әлеге зинданда качка кадаклап, укытучысы кебек үк газаплап үтерәләр. Аны озатып йөрүче хатыны да шушындый ук җәзага тартыла. Петр Палестинадан читтә яшәүче яһүдләргә ике мөрәҗәгать - хат язып калдырган. Павел да ун елдан соң шул ук Нерон әмере белән газаплап үтерелә. Аның төрле затларга һәм халыкларга язган 14 хаты бар. Аларның һәркайсын "Библия" китабыннан табып укырга мөмкин.
Петр һәм Павел көне мәҗүсилек чорыннан ук килә торган бәйрәмнәрнең дәвамы булырга тиеш. Питрау -ул җәйнең нәкъ кыл уртасы. Питрау көнне тереклек һәм үсемлекләр дөньясында үзгәреш чоры башлана. Бу көнне нәкъ төш вакытында барлык кошлар сайраудан туктый. Бу көнне җыеп киптерелгән кыр чәчәкләрен кайнатып эчсәң, барлык авыруларың китәр, диләр. Бу айда туган балаларга күбрәк Петр һәм Павел исемнәре кушалар.
Күп кенә керәшен авылларында әлеге көнне Питрау тәкәсе - корбан чалу гадәте хәзер дә сакланып калган. Иртәнге якта басудан кыр чәчәкләре алып кайтып, өй эчен, капка һәм коймаларны бизәү дә - матур гадәтләрнең берсе.
Питрауда ерак авылларда яшәүче туганнар бер-берләренә кунакка йөрешәләр. Кичке бәйрәм өстәле янына бары тик өлкәннәр һәм картлар гына утыра. Яшьләр төнне болында, кырда яки урман аланында күңел ачып үткәрә, төрле уеннар оештырыла. Бу "Кояш каравыллау" дип тә атала. Әлеге иртәдә һәркем кояш чыкканын күреп калырга тырыша. Чөнки бу иртәдә ул уйный, нурларын төрле төсләргә манып сибә икән.
"Зәй офыклары" газетасы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
20
май, 2026 ел
Зәйдә Халыкара шәфкать туташы көнен билгеләп үттеләр
Бүген Зәй үзәк район хастаханәсендә Халыкара шәфкать туташы көненә багышланган тантаналы чара узды.
Зәйдә гадәттән тыш хәлләр һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы булды
Бүген хакимиятнең зур залында гадәттән тыш хәлләр һәм һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең «2026 елның җәйге чорында Зәй муниципаль районының су объектларында янгын куркынычсызлыгын һәм кешеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү чаралары турында» утырышы узды. Утырышны район Башкарма комитеты җитәкчесе - комиссия рәисе Эмиль Эдуард улы Галиев алып барды.
Зәй волонтерлары һәм ТР Экология министрлыгы уртак экологик акция үткәрделәр
19 майда "Игелекле Зәй" волонтерлар командасы үзәге Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белән берлектә масштаблы экологик десант үткәрде!
«Макулатура тапшырыгыз, агачларны коткарыгыз!»
“Салават күпере” балалар бакчасында «Макулатура тапшырыгыз — агачларны коткарыгыз!» дигән акция үтте. Барлык яшь төркемендәге тәрбияләнүчеләр әти – әниләре белән акциягә кушылдылар!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз