Бүген хакимиятнең зур залында гадәттән тыш хәлләр һәм һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең «2026 елның җәйге чорында Зәй муниципаль районының су объектларында янгын куркынычсызлыгын һәм кешеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү чаралары турында» утырышы узды. Утырышны район Башкарма комитеты җитәкчесе - комиссия рәисе Эмиль Эдуард улы Галиев алып барды.
Җәйге чорда су объектларында кешеләрнең һәлак булуын булдырмау һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатларында, утырышта Зәй шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы И. Н. Шакировның «2025 елгы су коену сезонында су объектларында гражданнарның куркынычсызлыгын тәэмин итү эшен оештыру турында», мәгариф идарәсе җитәкчесе М. К. Вәлиәхмәтованың «Җәйге каникуллар чорында су объектларында куркынычсызлык һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре буенча мәгариф оешмаларында эшне оештыру турында», Яшьләр эшләре идарәсе башлыгы Р. А. Романовның «Җәйге каникуллар чорында балаларны савыктыру лагерьларында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм су объектларында куркынычсызлык мәсьәләләре буенча эшне оештыру турында», 88 нче янгыннан коткару бүлеге башлыгы урынбасары В. В. Асыловның «Җәйге каникуллар чорында су объектларында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм янгынга каршы тышкы су белән тәэмин итү чыганакларын тикшерү нәтиҗәләре турында" чыгышлары тыңланды.
Комиссия эшендә гадәттән тыш хәлләр министрлыгы әгъзалары, авыл җирлекләре башлыклары, идарә, предприятие һәм оешма, шәһәр һәм район хезмәтләре җитәкчеләре катнашты.
Нәтиҗәләр ясап, Эмиль Эдуард улы көн тәртибенә кертелгән сорауларның мөһимлеген тагын бер кат ассызыклады, әлеге мәсьәләләр буенча эшне тагын да җанландырырга өндәде.