Бүген Зәй үзәк район хастаханәсендә Халыкара шәфкать туташы көненә багышланган тантаналы чара узды. Конференц-залда шәфкать туташларына- пациентларга көн саен ярдәм күрсәтүчеләргә рәхмәт сүзләре һәм котлаулар яңгырады.
Хезмәткәрләрне һөнәри бәйрәмнәре белән район җитәкчелеге һәм сәламәтлек саклау вәкилләре: шәһәр башлыгы урынбасары Сергей Максимов, Зәй үзәк район хастаханәсе баш табибының медицина бүлеге буенча урынбасары Вадим Усманов, баш шәфкать туташы Марина Иванова котлады.
Бәйрәм чарасы бүләкләү тантанасы белән дәвам итте. 3 шәфкать туташы Зәй муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде, 4се - район башкарма комитеты җитәкчесе, 16 кешегә район үзәк хастаханәсе баш табибының Рәхмәт хатлары, 2 кешегә профсоюз линиясе буенча Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Бу көнне шулай ук 2025 елда Зәй үзәк район хастаханәсенә эшкә урнашкан шәфкать туташларына да рәхмәт сүзләре яңгырады. Аларга зур булмаган бүләкләр тапшырылды.
Бәйрәм чарасын «Энергетик» мәдәният йорты иҗат коллективлары чыгышлары бизәде.