Питрау җитә

11 июля 2011 г., понедельник
Июль төрле йола һәм гореф-гадәтләргә иң бай айларның берсе, дисәк, һич ялгыш булмас. Питрау - шуларның иң мәртәбәлесе. Аннан бер атна алдан - 6 июльдә килә торганы Аграфена Купальница, 7 июльдәгесе Иван Купала көннәре дип атала. Питрауга кадәр кайбер урыннарда Давыт, Самсон көннәрен билгеләп үтәләр. Болар барысы да Питрауга әзерлек рәвешендә уза. Әйтик, Аграфена көнендә ел буена җитәрлек итеп мунча себеркесе әзерлиләр, дару үләннәре һәм тамырлары җыялар, кызу парлы итеп мунча ягалар. Бу эшләр Иван Купала көнендә дәвам итә. Ике көндә дә күмәкләшеп су коену оештыралар. Елга буйларында яр өстендә төнлә учак ягып, аның тирәли бииләр, ялкын өстеннән сикереп чыгалар.
Питрау һәр елны 12 июльдә билгеләп үтелә. Бу көнне ике атналык Питрау уразасы тәмамлана. Питрау ул Гайсә Коткаручының ике шәкерте - Петр һәм Павелны искә алу көне. Петр һөнәре буенча балыкчы була. Шуңа күрә күп җирләрдә балыкчылар аны үзләренең һөнәри бәйрәмнәре буларак та билгеләп үткәннәр. Сүз уңаеннан әйткәндә, бу атна эчендәге бәйрәмнәрнең барысы да суга бәйләнешле.
"Еванглие" язмаларына караганда, Петрның апостоллык гомере гаять катлаулы, дулкынландыргыч, фаҗигале вакыйгаларга бай була. Петр һәм Павелны Рим императоры Нерон әмере буенча Мамертина зинданына ябып куялар, Петрны 57нче еллар тирәсендә әлеге зинданда качка кадаклап, укытучысы кебек үк газаплап үтерәләр. Аны озатып йөрүче хатыны да шушындый ук җәзага тартыла. Петр Палестинадан читтә яшәүче яһүдләргә ике мөрәҗәгать - хат язып калдырган. Павел да ун елдан соң шул ук Нерон әмере белән газаплап үтерелә. Аның төрле затларга һәм халыкларга язган 14 хаты бар. Аларның һәркайсын "Библия" китабыннан табып укырга мөмкин.
Петр һәм Павел көне мәҗүсилек чорыннан ук килә торган бәйрәмнәрнең дәвамы булырга тиеш. Питрау -ул җәйнең нәкъ кыл уртасы. Питрау көнне тереклек һәм үсемлекләр дөньясында үзгәреш чоры башлана. Бу көнне нәкъ төш вакытында барлык кошлар сайраудан туктый. Бу көнне җыеп киптерелгән кыр чәчәкләрен кайнатып эчсәң, барлык авыруларың китәр, диләр. Бу айда туган балаларга күбрәк Петр һәм Павел исемнәре кушалар.
Күп кенә керәшен авылларында әлеге көнне Питрау тәкәсе - корбан чалу гадәте хәзер дә сакланып калган. Иртәнге якта басудан кыр чәчәкләре алып кайтып, өй эчен, капка һәм коймаларны бизәү дә - матур гадәтләрнең берсе.
Питрауда ерак авылларда яшәүче туганнар бер-берләренә кунакка йөрешәләр. Кичке бәйрәм өстәле янына бары тик өлкәннәр һәм картлар гына утыра. Яшьләр төнне болында, кырда яки урман аланында күңел ачып үткәрә, төрле уеннар оештырыла. Бу "Кояш каравыллау" дип тә атала. Әлеге иртәдә һәркем кояш чыкканын күреп калырга тырыша. Чөнки бу иртәдә ул уйный, нурларын төрле төсләргә манып сибә икән.
ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International