Зәйдә бизнес-бергәлек белән чираттагы очрашу узды

2026 елның 22 мае, җомга

Бүген Зәй муниципаль районы җитәкчелегенең Эшмәкәрләр көненә багышланган бизнес-бергәлек белән чираттагы очрашуы узды.

Кереш сүз белән район башлыгы Разиф Кәримов чыгыш ясады. Очрашуда бизнеска дәүләт ярдәменең актуаль чараларына аерым игътибар бирелде. Кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм чаралары турында Россия экспорт үзәгенең Татарстан Республикасындагы вәкиллеге җитәкчесе Светлана Боброва һәм «ТР Эшмәкәрлеккә ярдәм фонды» төбәк вәкиле Мансур Якупов сөйләде.

Шулай ук җыелучылар алдында «Эксперт озата баруы» темасына Конычева Екатерина – ИННОКАМ кластерлы үсеш Үзәге АНОның аерымланган бүлекчәсе җитәкчесе чыгыш ясады. Видео-конференц-элемтә режимында «Татарстан Республикасы Гарантия фонды»НО бердәм кредитлау үзәгенең өлкән икътисадчысы Матросова Альбина бизнеска гарантияле ярдәм күрсәтү турында сөйләде.

Очрашу тере диалог форматында узды. Бизнес-бергәлек вәкилләре спикерларга үз сорауларын бирә алдылар.

Очрашу йомгаклары буенча район эшкуарларын Зәй муниципаль районы башлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләү тантанасы уздырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International