Зәйдә «Сәләтле укытучы-сәләтле укучы» дип аталган бүләкләү тантанасы узды

2026 елның 22 мае, җомга

Бүген «Энергетик» мәдәният йортында Бөтенроссия һәм республика мәктәп укучылары олимпиадаларында җиңүчеләрне һәм призерларны хөрмәтләүгә багышланган тантаналы чара узды.

Бәйрәм кысаларында Ринат Фәрдиев исемендәге махсус еллык премия тапшыру тантанасы узды. Агымдагы елда укудагы югары нәтиҗәләре өчен Ринат Фәрдиев исемендәге махсус еллык премия 11 сыйныфны тәмамлаган ике кызга   2 нче мәктәп укучысы - Соловьева Кристина һәм 6 нчы мәктәп укучысы - Галимова Азалияга тапшырылды.

2025-2026 уку елында олимпиада хәрәкәтендә югары нәтиҗәләр күрсәткән өчен, «Сәләтле укытучы – сәләтле укучы» район башлыгы грантын шәһәр һәм район мәктәпләреннән 72 укучы һәм 57 педагог алды.

Балалары уңышка ирешкән ата-аналарга Зәй муниципаль районы башлыгы Разиф Гали улы Кәримовның Рәхмәт хатлары тапшырылды.

2025-2026 уку елында олимпиада хәрәкәтендә катнашуның югары нәтиҗәлелеге өчен күчмә кубок белән 6 нчы мәктәп һәм Түбән Биш мәктәбе бүләкләнде.

Тантанада Зәй муниципаль районы башлыгы Разиф Гали улы Кәримов һәм шәһәребез җитәкчеләре катнашты.

Үзенең чыгышында Разиф Галиевич талантлы яшьләргә ярдәм итүнең мөһимлеген билгеләп үтте һәм педагогларга хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.

Ата-аналар, укучылар һәм укытучылар да һәрьяклап ярдәм итүләре, мәгариф мәсьәләләренә игътибарлы булулары һәм районның интеллектуаль потенциалын үстерүгә керткән өлешләре өчен район җитәкчелегенә ихлас рәхмәтләрен җиткерделәр.

Тантана шәһәрнең барлык мәгариф җәмәгатьчелеге өчен якты вакыйга булды, олимпиада хәрәкәтенең әһәмиятен ассызыклады, яңа җиңүләр өчен стимул булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International