21 май көнне Зәй шәһәренең "Якты коңгыз" балалар бакчасында мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре җитәкчеләренең семинар - киңәшмәсе узды.
Киңәшмә 2026 ел РФ Мәгариф министрлыгы тарафыннан игълан ителгән "Мәктәпкәчә белем бирү елына" багышланган иде. Бәйрәм чарасы балалар бакчасы территориясендә башланып китте. Килгән кунакларны милли киемнәр кигән педагоглар кайнар чәй һәм коймаклар белән каршы алдылар.
Киңәшмә музыка залында "Теремкәй" балалар бакчасы балалары чыгышы белән башланып китте. Мәгариф идарәсенең мәктәпкәчә белем бирү буенча методисты Константинова Анастасия Владимировна балалар турында эчкерсез кайгыртучанлыклары, һөнәри осталыклары өчен аларга рәхмәт белдерде. Яңа идеяләрнең, уңышлы проектларның тормышка ашырылуын һәм киләчәктә уңышлар теләде.
"Ел тәрбиячесе" Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабында, "Туган телдә белем һәм тәрбия бирү" номинациясе җиңүчесе "Кояшкай" балалар бакчасы тәрбиячесе Миннебаева Алсу Фагыйл кызы килгән кунакларга "Сәламәт яшәү рәвеше - яхшы гадәт"дигән темага мастер - класс күрсәтте. Чара кысаларында "Ел тәрбиячесе" Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабында җиңүчеләрне, Бөек Җиңүнең 81 еллыгына багышланган "Музей чемоданда" муниципаль конкурсында катнашучыларны бүләкләделәр.
Бәйрәмнең иң якты мизгелләренең берсе - мәктәпкәчә белем бирү көненә махсус пешерелгән тортны алып чыгу булды. Бу чара Зәй районы мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә үз эшенең осталары эшләвен, аларның бердәмлелеген, киләчәк буынны тәрбияләүдә зур өлеш кертүен дәлилләде.