2016 елда Зәй шәһәрендә 13 күп фатирлы йортларны төзекләндерәчәкләр. Аның суммасы 59 млн. сум тәшкил итә. Бүгенгесе көнгә 5 йортта ремонт эшләре башланды инде. Иске Зәйдә Клубная урамының 13 йортында подъезд тәрәзләре, элетрощитлар һәм счетчиклар алышынды. Капиталь төзекләндерү эшләрен шәһәр Советы депутатлары да контрольдә тотачак.