20-24 январь көннәрендә “Яшьлек” боз сараенда Татарстан беренчелегенә 2003,2004, 2005 елда туган яшүсмерләр арасына хоккей ярышлары булып үтте.Анда Чирмешән, Нурлат, Лениногорск, Кам. Поляна, Актаныш шәһәр һәм районнардан яшь спортчылар катнашты. Зәй хоккейчылары барлык уеннарда да өстен чыктылар.