Зәйдә чигү осталары күп

2015 елның 16 июле, пәнҗешәмбе
Ансамбль кайда чыгыш ясаса да, үзе белән чигелгән, бәйләнгән, тукылган, үрелгән кул эшләрен дә ала. Шундый бергәлек “Җәүһәр”не мәртәбәли. Мәдәният йортында да даими кул эшләре күргәзмәсе эшли. Чигелгән әйберләрнең күпчелеге мәдәният йортында эшләүче Рәүфә ханым Гәрәеваныкы. Аңа чигүгә хирыслык әнисеннән килә. Рәүфә түрләмә, кашагалар, карават япмалары, мендәр тышлары чигә. Рәүфәнең кызы да чигүгә острып килә, абыйсын чигүле кулъяулык белән армиягә озаткан.
Шул рәвешле энҗе-мәрҗәннәргә тиң һөнәр югалмый, буыннан-буынга тапшырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International