Ирекле көрәш буенча республика турниры узды

2026 елның 21 сентябре, дүшәмбе

19 сентябрьдә Казанда СССР спорт осталары Александр һәм Илья Горшуновлар истәлегенә ирекле көрәш буенча республика турниры узды. Ярышларда бөтен республикадан, шулай ук Тольятти һәм Арзамастан 220 спортчы катнашты.

"Зәй" спорт мәктәбе тренер-укытучысы Хәйруллин И.Г. укучылары түбәндәге нәтиҗәләрне күрсәттеләр: 28 кг кадәр авырлык категориясендә Минеев Егор чемпион булды;

35 кг кадәр авырлык категориясендә Мөгурбиев Әбүбәкәр чемпион булды;

45 кг га кадәрге үлчәү авырлыгында Хөснетдинов Әмир чемпион булды;

30 кг кадәр үлчәү категориясендә Рыскулов Богдан бронза призер булды;

35 кг га кадәрге үлчәүдә Шәфиев Батыр бронза медаль алды;

38 кг га кадәрге үлчәүдә Хисмәтуллин Арслан көмеш призер булды;

38 кг га кадәрге үлчәүдә Фәршатов Динар бронза медаль алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International