Хөрмәтле Зәй муниципаль районы хезмәткәрләренең беренчел профсоюз оешмасы әгъзалары!
Татарстан Республикасы Профсоюзлар көне белән иң ихлас котлауларны кабул итегез!
Профсоюзлар көне профсоюз активының республикабызның социаль тотрыклылыгына керткән өлешен хөрмәт итү һәм тану билгесе булып тора. Сез төп бурычны — хезмәт кешеләренең законлы хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклауны лаеклы хәл итәсез. Көн саен социаль партнерлыкны үстерү һәм ныгыту, хезмәткәрләрнең тормыш дәрәҗәсен күтәрү белән шөгыльләнәсез, хезмәт законнарын үтәүгә, хезмәт һәм сәламәтлекне саклауга, хезмәткәрләрнең һәм аларның гаилә әгъзаларының ялын оештыруга, яшьләр белән үзара хезмәттәшлеккә, физкультура-сәламәтләндерү юнәлешенә аерым игътибар бирәсез.
Профсоюз хәрәкәте ветераннарына аерым рәхмәт белдерәм. Сез, элеккечә үк, безнең уртак эшебез өчен җан атасыз. Сезнең белемегез һәм дистә еллар дәвамында тупланган тәҗрибәгез алмашка килгән яшьләрнең инициативасы белән беррәттән өлкән буынның тормыш зирәклеге таләп ителгән хәзерге шартларда бик мөһим.
Чын күңелдән сезгә сәламәтлек, иминлек, тынычлык, бетмәс-төкәнмәс иҗади потенциал һәм профсоюз сафларының бердәмлеген телим!