Бүген зәйлеләр махсус хәрби операциядә катнашучы – контракт хезмәте рядовое Мөхлисов Илнар Фәрит улы белән саубуллашты.
Матәм чарасы Мирный микрорайоны мәдәният йортында узды. Район башлыгы Р.Г. Кәримов һәлак булганнарның әти-әниләренең, якыннарының кайгысын уртаклашты.
"Хөрмәтле Галина Николаевна, Фәрит Хәкимулла улы, Гөлназ Фирдүс кызы! Кадерле Камилла белән Динар ! Хөрмәтле Илнар Фәрит улының туганнары һәм якыннары! Кадерле зәйлеләр! Татарстан Республикасы Рәисе, шәхсән үз исемемнән һәм барлык зәйлеләр исеменнән авыр югалту белән бәйле кайгыгызны уртаклашам. Без сезнең белән бергә кайгырабыз. Бүген безнең район үзенең иң яхшы улларының тагын берсен югалтты. Илнар Фәрит улы кебек кешеләр безгә ватанга мәхәббәтнең чын үрнәге. Бу катлаулы заманнарда бары тик бергә, иңгә-иң куеп, без теләсә нинди сынауларны җиңә алачакбыз. Яклаучыларыбызның гаиләләренә ярдәм итү, һәлак булганнарны искә алу, якыннарыбыз турында кайгырту - безнең уртак бурычыбыз. Без бердәм булганда, без көчлерәк, бер-беребезгә ярдәм иткәндә-без җиңәрбез. Ватанны саклаучының истәлеге безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр. Сугышчы тыныч кына ял итсен", - диде Разиф Галиевич.
Шәһәр һәм район хәрби комиссары Динар Хәсәнов Россия Федерациясе Оборона министрлыгы, Татарстан Республикасы Хәрби комиссариаты исеменнән кайгы уртаклашу сүзләрен белдерде.
Илнар Фәрит улын соңгы юлга барлык хәрби хөрмәтләр белән озаттылар. Солдатны бер минут тынлык белән искә алдылар, чәчәкләр салдылар. И.Ф. Мөхлисов Мирный микрорайоны зиратына җирләнде. Ватанны саклаучыга мәңгелек дан!