Бүген Зәй халкы махсус хәрби операциядә катнашкан – контракт хезмәте рядовое Хәйруллин Радмир Замирович белән хушлашты.
Матәм чарасы Зәй-2 район мәдәният йортында узды. Район башлыгы вазыйфаларын башкаручы П.С. Уразайкин һәлак булучының әтисе, хатыны, уллары, туганнары һәм якыннарына кайгы уртаклашу сүзләре белән мөрәҗәгать итте.
"Хөрмәтле Замир Михайлович, Роза Ринат кызы, хәрби хезмәткәрнең туганнары һәм якыннары! Татарстан Республикасы Рәисе, район башлыгы Разиф Гали улы Кәримов, шәхсән үзем һәм барлык зәйлеләр исеменнән авыр югалту белән бәйле кайгыгызны уртаклашам. Якын кешеңне югалтуның авыртуын сүз белән генә аңлатып булмый. Радмир Замир улы зәйлеләр күңелендә чын патриотизм һәм батырлык үрнәге булып яшәр. Сугышчы тыныч йокласын, - диде Петр Сергеевич.
Район хәрби комиссариатының өлкән белгеч - эксперты Георгий Борисов Россия Федерациясе Оборона министрлыгы, Татарстан Республикасы Хәрби комиссариаты исеменнән кайгы уртаклашу сүзләрен белдерде.
Радмир Замир улын соңгы юлга бөтен хәрби хөрмәтләр белән озаттылар. Солдатны бер минут тынлык белән искә алдылар, чәчәкләр салдылар. З.М. Хәйруллинны Мирный микрорайоны зиратына җирлиләр. Ватанны саклаучыга мәңгелек дан!