Язгы чорда Зәй муниципаль районының территориясен кирәкле санитар хәлгә китерү, экологик торышны яхшырту максатыннан, “ Каенкай” балалар бакчасы коллективы “Эковесна-2026” акциясендә катнаша.
Акциянең төп максаты – халыкны табигатьне саклауга кызыксындыру, табигатькә сакчыл караш формалаштыру, экологик белемне күтәрү һәм популярлаштыру.
Акция кысаларында хезмәткәрләр тарафыннан әлеге эшләр башкарылды: карларны көпшәкләндерү; узган елгы яфраклардан арындыру; беркетелгән территорияләрне көнкүреш калдыкларыннан, чүп-чарадан чистарту; балалар бакчасында тәрбияләнүче балаларның әти-әниләре ярдәме белән кош оялары әзерләү; бордюрларны буяу.