Ил осталары белән дан тота

2026 елның 24 апреле, җомга

22 апрельдә "Алтынчәч" балалар бакчасында "Бәхетле балачак" шигырь укучылар конкурсы узды.

Бу чара унберенче тапкыр уздырыла, ә соңгы дүрт елда төбәкара конкурсы буларак үтә.

Конкурсны Зәй муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе, "Алтынчәч" балалар бакчасы, "Татмедиа" АҖ "Зәй-информ" филиалы оештыра.

Быел конкурс Татарстан Республикасында Хәрби дан һәм хезмәт батырлыгы елына багышланды. Аның максаты - үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирү өчен шартлар тудыру. Конкурс темасы - "Ил осталары белән дан тота". Татар телендә үткән чарада биш-җиде яшьлек мәктәпкәчә яшьтәге балалар катнашты.

- Конкурсның максаты - нәфис сүз ярдәмендә патриотик хисләр тәрбияләү, туган телебезгә мәхәббәт уяту, балалар арасында хәрби һөнәрләр белән кызыксынуны үстерү, - ди “Алтынчәч” балалар бакчасы мөдире Ләйлә Мостафина.

Максатка ирешү өчен кайбер бурычларны үтәү кирәк. Алар арасында - татар телендә шигырьләр укыганда нәфис-сөйләм башкару күнекмәләрен үстерү, ил иминлеген саклауга һәм үстерүгә өлеш керткән һөнәр ияләрен зурлау, Ватаныбыз өчен горурлык хисе уяту, милли үзаңны һәм гражданлык патриотизмы нигезләрен формалаштыру, балаларга үз-үзләрен күрсәтү мөмкинлекләре тудыру. Бәйгенең читтән торып уздырылган турында Татарстан Республикасы районнарыннан һәм шәһәрләреннән 40 мәктәпкәчә яшьтәге бала катнашты, алар арасында: Зәй, Арча, Кукмара, Түбән Кама, Бөгелмә, Әлмәт, Кама Аланы, Чистай, Баулы, Казан, Байлар Сабасы, Алабуга, Балык Бистәсе районнары бар иде.

 -Без бу бәйгене 10 елдан артык үткәрәбез. Конкурста катнашучыларның әзерлек дәрәҗәсе елдан-ел арта бара. Конкурска карата бөтен республикадан хезмәттәшләребезнең игътибары җәлеп ителүе куанычлы, - дип билгеләп үтә “Алтынчәч” балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе Альбина Гайнетдинова.

Конкурсның ачык турын компетентлы жюри бәяләде, анда педагоглар, журналистлар, җәмәгать эшлеклеләре керә. Конкурста өлкән һәм әзерлек төркемнәре балалары катнашты. Һәр катнашучы үз эшен индивидуаль рәвештә татар телендә тәкъдим итте. Җиңүчеләр һәм катнашучылар дипломнар белән бүләкләнделәр.

#ГодДошкольногоОбразования

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International