Зәйлеләр “Татарча диктант” акциясенә кушылды

2026 елның 24 апреле, җомга

Бүген зәйлеләр Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапхәнәдә «Татарча диктант» бөтендөнья белем бирү акциясенә кушылды. Анда җитәкчеләр, депутатлар, педагог-тәрбиячеләр, китапханәчеләр катнашты.

Диктант тексты итеп Габдулла Тукайның “Бәхет” хикәясе алынган иде. Иң башта акциядә катнашучылар “Туган тел” җыры текстын яздылар, аннан соң зур тәрбияви мәгънәгә ия, хезмәтне яратуга өндәгән текст язылды. Диктантны үзәк китапханә директоры Сәрия Батршина әйтеп торды.

 Диктант язучылар арасында район советының милли мәсьәләләр, иҗтимагый оешмалар, массакүләм мәгълүмат чаралары буенча бүлеге башлыгы Әминә Биккинина да бар иде. Ул акциядә зәйлеләрнең теләп катнашуын ассызыклады. 24-26 апрельдә татар телен саклауга һәм популярлаштыруга юнәлдерелгән «Татарча диктант» бөтендөнья белем бирү акциясе унберенче тапкыр уздырыла. Быел ул бөек әдибебез Габдулла Тукай тууга 140 ел тулуга багышлап, аның иҗатына өстенлек биреп үткәрелә. Бүген диктантны барлык татарстанлылар язды, ә 25е – аны Россия төбәкләрендә яшәүчеләр, 26сы – чит илләрдә яшәүчеләр яза. Иң мөһиме – татар телебез саклансын, бөек әдипләребез иҗаты зурлансын, - диде Әминә Мулланур кызы акциягә фатыйха биреп. Ул барлык катнашучыларны Бөтендөнья татар конгрессы җирле бүлеге һәм район башлыгы Разиф Кәримов исеменнән сәламләде.  Шулай ук “Татарча диктант” акциясендә даими катнашып килүче “Алтынчәч” балалар бакчасы мөдире Ләйлә Мостафина һәм район мәдәният йорты директоры Гүзәлия Гатина да бу чараның мөһимлеген ассызыклап, аның телне, татарча язу күнекмәсен арттыруда саллы урын тотуын әйттеләр.

Билгеле булганча “Татарча диктант" елдан-ел популярлаша бара, ул инде дөньяның 26 илен һәм Россия Федерациясенең 73 төбәген колачлый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International