Бүген 24 нче апрельдә, татар халкының күренекле шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел уңаеннан «Яздан аерып булмый Тукайны» шигърият бәйрәме уздырылды. Бөтен дөнья татарлары билгелəп үтə торган Габдулла Тукайның туган көненə багышланган чараны шәһәрнең 3 нче мәктәбе һәм 5 нче мәктәбе оештырды. Шәһәрне әле кояш нурларына күмгән, әле көчле җилләр истереп, кар-яңгыр бөртекләрен бөтергән апрель һавасының кискен үзгәрешләренә карамастан, Тукай бәйрәменә шәһәребезнең Татар гимназиясенә мәктәп укучылары һәм укытучылары, Габдулла Тукай иҗатын сөючеләр җыелды. Тукайга мәхәббәтебез чиксез, аның иҗаты, әсәрләре бүген дә үзенең актуальлеген югалтмый. Тукай туган көнен Туган тел көне итеп үткәрү заманча тормышта аеруча әһәмиятле.
Ана теле ул - безнең әби-бабаларыбыздан мирас булып калган хәзинә, һәм без аны сакларга тиеш. Татар телен белсәк кенә татар дигән милләт сакланып калачак. Шуңа күрә Тукай телен камил белик һәм бердәм булыйк!
Бәйрәмдə шәһәр мəктəп укучылары Тукай сүзлəренə язылган, Тукайга багышланган шигырьлəр сөйлəделəр, жырлар жырладылар, биеделәр, төрле уен коралларында уйнадылар. Бүгенге чарада балаларның ижат жимешлəрен күреп күңелләр шатланды.
Мәктәп укучыларының музыкаль чыгышлары белән үрелеп барган бәйрәм һәркемнең күңелендә җылы тәэсирләр калдырды. Аеруча тамашачыларны кечкенә Анастасия үзенең күңелле биюе белән куандырды. Без татар телебезнең нинди бай, матур, моңлы икəнлегенə тагын бер кат инандык. Гомумəн, чара бик күңелле һәм файдалы узды.