1 апрельдә - мәктәп каникуллары чорында “Зәй-2” яшьләр үзәге базасында лазертаг-сугыш - мавыктыргыч спорт чарасы узды. 10 бала актив ялда катнашты. Лазертаг - ул сугышның имитациясе генә түгел, ә катлаулы стратегик уен да. Катнашучыларга кырда физик активлык күрсәтү генә түгел, ә тактиканы уйлап табу да кирәк иде: әләмне саклау, гамәлләрне координацияләү һәм авыр моментларда иптәшләрне коткару да. Уен мавыктыргыч булуга карамастан, мәйданчыкта куркынычсызлык кагыйдәләре катгый үтәлде. Мондый чаралар яшүсмерләргә стратегик фикерләү, үзара ярдәмләшү һәм командада эшли белү күнекмәләрен үстерергә ярдәм итә. Балалар стратегик уеннардан бик күп уңай тәэсирләр алдылар, ә яшьләр үзәгендәге элеге чара үзара дуслыкны тагында ныгытты.