Бүген Мирный микрорайонының шәһәр мәдәният йортында 2025 елда «Зәй урманчылыгы» ДКУ һәм «Зәй урман хуҗалыгы» ДБУ эшчәнлегенә йомгак ясауга, шулай ук 2026 елда булачак янгын куркынычы һәм урман культуралары сезонына әзерләнүгә багышланган киңәшмә узды. Чарада Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министры вазыйфаларын башкаручы И. Н. Зарипов катнашты, ул урман предприятиеләренең эш нәтиҗәләре турында доклад белән чыгыш ясады, урманнарны саклау һәм яңадан торгызу өлкәсендә ирешелгән күрсәткечләргә бәя бирде, шулай ук агымдагы сезонда урман янгыннары куркынычын киметүгә һәм урман культуралары чараларының нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлдерелгән төп бурычлар һәм чаралар турында сөйләде.
Көн тәртибе буенча вазифаи затларның чыгышлары тыңланды. 2025 елда Зәй муниципаль районының социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2026 елга бурычлар белән район Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары М. М. Хәбибуллин чыгыш ясады.
«Зәй урманчылыгы» ДКУ һәм «Зәй урман хуҗалыгы» ДБУнең 2025 елдагы эшчәнлек йомгаклары һәм 2026 елга бурычлары турында «Зәй урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы И.Г. Забродина сөйләде. Шулай ук предприятиеләрнең хезмәт коллективлары алдында "ТР Зәй районы урманчылыгы һәм урман хуҗалыгы" берләшкән беренчел оешмасы рәисе, Кушник кишәрлеге урманчылыгының кишәрлек урманчысы А.Г. Бычков чыгыш ясады. Ул узган елдагы коллектив килешүләрнең үтәлешенә йомгак ясады һәм 2026 елга бурычлар билгеләде.
Хезмәт коллективлары җыелышы бүләкләү тантанасы белән тәмамланды. Намуслы хезмәте, һөнәри осталыгы, Татарстан Республикасының урман байлыкларын саклауга һәм арттыруга шәхси өлеше өчен, «Россия урманны яклау үзәге» федераль бюджет учреждениесенең Мактау грамотасы белән: Вахтерова Татьяна Николаевна – җитәкче-урманчы урынбасары, «Зәй урманчылыгы»дәүләт казна учреждениесе хисапчысы бүләкләнде; Урман хуҗалыгында күпьеллык намуслы хезмәте, Россиянең урман байлыкларын саклауга һәм арттыруга керткән зур шәхси өлеше өчен, урман хуҗалыгы федераль агентлыгының Рәхмәте «Зәй урманчылыгы» дәүләти казна оешмасының Ямаши участок урманчылыгының урман мастеры Бабаев Сергей Владимировичка тапшырылды.